Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен ике шоферны хөкем иткәннәр

Ир-атларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен ике шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

Районыбызның Кенәбаш авылы кешесе 22 октябрьдә 9 сәгать 35 минутта Кукмараның Ленин урамындагы 12нче йорт янында чит ил автомобиле белән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә итә. Алкотестор приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,432 промилле спирт булуы ачыклана. Суд утырышы вакытында ир кеше үзенең гаебен таный. 

Кукмара кешесе 27 октябрьдә 21 сәгать 5 минутта шәһәрнең Гафиятуллин урамындагы 12нче йорт янында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә ЛАДА-211020 автомобиле белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тартыла. Алкотестор приборы аның организмында 0,135 промилле спирт булуын күрсәтә. Ир суд утырышына килмәгәнлектән, эш аннан башка гына каралды. 

Суд карары буенча әлеге райондашларыбызның икесенә дә 30 мең сум штраф салына, шулай ук алар 1,6 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр. 

Киров өлкәсендә яшәүче ир-ат 28 октябрьдә 7 сәгать 30 минутта Киров-Малмыж-Нократ Аланы автомобиль юлының 303 чакрымында ЛАДА-211440 автомобиле белән исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә идарә итә. Ул алкотестор приборы ярдәмендә һәм медицина тикшерүеннән баш тарта. Әлеге ирнең үтенечнамәсе нигезендә эш җәлеп ителгән кешенең яшәү урыны буенча карап тикшерүгә җибәрелде. 

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk