Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада җиңел машина юл читенә төшеп әйләнгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә була.

Кукмарада «Тойота» җиңел машинасы юл читенә төшеп әйләнә, ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәндә машина йөртүче урында булмый. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 26 март көнне кичке бишләр тирәсендә  Кукмара шәһәрен көнчыгыштан әйләнеп узу юлының 9нчы чакрымында була.

Чит ил машинасы шоферы Байлангар авылы ягыннан Мамадышка таба хәрәкәт иткәндә идарәне югалта. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп китә һәм әйләнә. 

Юл-патруль хезмәткәрләре килгәндә машина шоферы урында булмый. Аның шәхесе ачыклана – ул 1983 елда туган ир булып чыга.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

 

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X