Кукмарада “Атлап баручы автобус” акциясе үтте
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Атлап баручы автобус” акциясе үтте

Укучылар ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” җитәкчесе белән берлектә өй-мәктәп-өй маршрутын өйрәнде, юл билгеләренә, юлдан хәрәкәт итүче транспорт чараларына игътибар итте

Кукмарада “Атлап баручы автобус” акциясе үтте. Чараның максаты – балаларда юлдагы иминлек күнекмәләрен, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен искә төшерү. Акция күппрофильле лицей янындагы җәяүлеләр юлында оештырылды.

Укучылар ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” җитәкчесе белән берлектә өй-мәктәп-өй маршрутын өйрәнде, юл билгеләренә, юлдан хәрәкәт итүче транспорт чараларына игътибар итте. Маршрут соңында балалар белән кисәтү әңгәмәсе үткәрелде, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев