Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада 145 транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелды

Шуларның 3се - мотоцикл, 1се - трактор, 141е - җиңел автомобиль.

Агымдагы елның биш аенда Кукмарада юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 145 транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелган. Шуларның 3се мотоцикл, 1се трактор, 141е җиңел автомобиль. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИдән хәбәр иттеләр.

Штрафлар тукталышына куелган транспорт чараларының шоферларына түбәндәгеләр өчен беркетмә төзелә: йөртү таныклыгы булмау (14),  документларсыз руль артына утыру (7), исерткеч эчемлек кулланып машина йөртү (57), тукталышы кагыйдәләрен бозу (47), юл фаҗигасенә очрау (20).

Мототранспорт штрафлар тукталышында булган өчен түләү суммасы 1 сәгатькә 28.79 сум, җиңел автомобильгә 1 сәгать - 57.60 сум, йөк автомобиленә 1 сәгать 115.19 сумнан 144.04 сумга кадәр. Юл фаҗигасенә очраган автомобиль шоферына штрафлар тукталышында торган өчен тәүлеккә 50 сум түләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X