Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый.
Кукмара районында җиңел машина трассадан барган ирне бәрдерә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Кичә кичке сәгать сигездә Оштырма Юмья-Яңа Комар автомобиль юлының 2 чакрым+300 метрында авария була.

«Рено Сандеро» автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый һәм караңгыда юл читеннән барган 67 яшьлек ир-атны бәрдерә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ир төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.
Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев