Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында мотоциклчы юл һәлакәтенә очраган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир төрле тән җәрәхәтләре алган.

17 октябрь көнне 26 яшьлек ир-егет Югары Шөн авылы янындагы басуда “Иж Юпитер-5” прицеплы мотоциклы белән юл һәлакәтенә очрый, дип хәбәр итә Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге.


    Тикшерү барышында ир-атның юл йөрү кагыйдәләрен бозып хәрәкәт итүе ачыклана. Аның “А” категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукы, мотошлемы булмаган. Ул тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламау һәм һава торышы шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә идарәне югалтып әйләнә.


    Машина йөртүченең баш мие җәрәхәтләнеп, дәваханәгә озатыла.


    Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X