Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында «Калина» шоферы авария ясаган һәм һәлакәт булган урыннан качкан

Бәрелүдән икенче «Калина» машинасы юл читенә төшеп әйләнгән.

Кукмара районында «Калина» шоферы авария ясаган һәм юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качкан. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 21 август көнне 14.15 сәгатьтә Кукмара районының «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлында була. Әсән-Елга авылы ягыннан килгән «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе төп юл буйлап барган «Лада Калина» шоферына юл бирми һәм аңа бәрелә.

Бәрелүдән икенче «Калина» юл читенә төшеп әйләнә. Ә авария сәбәпчесе һәлакәт урыныннан кача. Эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре әлеге шоферның шәхесен ачыклаган.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә икенче «Калина» машинасының йөртүчесе зыян күрә. Аны район үзәк дәваханәсенә китерәләр, анда ашыгыч ярдәм күрсәтелгәннән соң өенә кайтарып җибәрәләр.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X