Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында исерек шоферлар гаебе белән биш юл-транспорт һәлакәте булган

Алкогольле эчемле кулланып автомобиль йөртүчеләргә закон таләпләре катгый.

Закон таләпләренең катгый, штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә. Бу турыда Кукмара районының ЮХИДИ начальнигы, Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе җитәкчесе урынбасары Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

«Кукмара районында ел башыннан бүгенге көнгә кадәр алкогольле эчемлек кулланган килеш автомобиль белән идарә иткән 111 шофер тоткарланды. Исерек шоферлар гаебе белән белән биш юл-транспорт һәлакәте булды, аларда бер кешенең гомере өзелде, дүртесе төрле тән җәрәхәтләре алды», - ди Фирдүс Фәхретдинов.

Алкогольле эчемле кулланып автомобиль йөртүчеләргә Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы буенча беренче тапкырга 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утыра икән, аңа РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

фото: Кукмара районының ЮХИДИ бүлекчәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X