Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләре - дәваханәдә

Авария кичә Өлге авылы янында була.

Кукмара районындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрен дәваханәгә озатканнар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. 

Кичә 20.44 сәгатьтә Өлге авылы янында, Мамадыш-Кукмара машина юлының 58 чакрым+300 метрында авария була.

Саба районының Лесхоз бистәсе ягыннан Кукмарага таба барган «Peugeot» автомобилен йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, төп юл буйлап барган «Mitsubishi» автомобиленә юл бирми. 

Бәрелештә ике машина да зыян күрә, «Peugeot» трассадан юл читенә төшеп китә. Ике машина йөртүче дә төрле җәрәхәтләр белән Арча дәваханәсенә озатыла, ә пассажирлары Кукмара үзәк дәваханәсенә китерелеп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң,  өйләренә кайтарылып җибәрелә. 

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X