Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина юл кырыеннан барган җәяүлене бәрдергән

Юл һәлакәте кич белән Кукмара-Нократ Аланы автоюлында булган.

ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, Кукмара районы трассасында «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе юл кырыеннан барган җәяүлене бәрдергән.

«23 март көнне 19.30 сәгатьтә Кукмара-Нократ Аланы автомобиль юлында 50 яшьлек “Лада Калина” автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган килеш юл кырыеннан барган җәяүлене бәрдергән», - диделәр ЮХИДИдә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, 43 яшьлек ирне ашыгыч ярдәм машинасы белән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

фото: ЮХИДИ хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk