Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Исерек шоферлар аркасында 113 кешенең гомере өзелгән

2015 елда руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар аркасында Татарстанда 113 кешенең гомере өзелгән, ә 524 кеше төрле тән җәрәхәте алган. ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, исерек йөртүчеләр 397 мәртәбә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 12,2 %ка азрак. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узган ел аек булмаган...

2015 елда руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар аркасында Татарстанда 113 кешенең гомере өзелгән, ә 524 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, исерек йөртүчеләр 397 мәртәбә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 12,2 %ка азрак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узган ел аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүче 16 меңнән артык кеше тоткарланган. 265 йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылган, тагын 532се суд карарын көтә.

чыганак: http://intertat.ru


Нет комментариев