"Саескан Тавы - Шәле" трассасында булган һәлакәттә чит ил машинасы йөртүчесе үлгән. Фаҗига 17 февральдә булган. Питрәч районы биләмәсендә Citroen автомобиле белән идарә итүче 33 яшьлек ир-ат каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм DAF йөк машинасы белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән җиңел машина йөртүче урында ук җан бирә. Юлларда сак...
"Саескан Тавы - Шәле" трассасында булган һәлакәттә чит ил машинасы йөртүчесе үлгән.
Фаҗига 17 февральдә булган. Питрәч районы биләмәсендә Citroen автомобиле белән идарә итүче 33 яшьлек ир-ат каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм DAF йөк машинасы белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән җиңел машина йөртүче урында ук җан бирә.
Юлларда сак булсак иде, барыбызны да өйдә көтәләр!
чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев