Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга дәүләт хезмәтләре порталыннан кулланырга тәкъдим итә

Электрон юл белән дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларга дәүләт хезмәтләре өчен 30 процентлы ташлама ясала.

Электрон хезмәтләрнең уңайлылыкларын елдан-ел күбрәк сизәбез. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү һәм башка бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә. Бу турыда ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сөйләде.

Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен иң элек www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле хезмәт төрен сайларга кирәк. Алга таба «Хезмәттән файдалану» төймәсенә басып, иминиятләштерү белешмәсе (СНИЛС) номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм сайтта күрсәтелгән тәртиптә гаризаны тутыру мөһим. uslugitatar.ru Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында кесә телефоны номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм «ЮХИДИ һәм автохезмәтләр» бүлеген сайларга кирәк.

Тапшырылырга тиешле документлар исемлеге gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru сайтларында урнашкан. Барлык теләкләр һәм кимчелекләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Интернет - кабул итү бүлмәсе - prav.tatarstan.ru/torecep-tion.htm - аша кабул ителә.

Электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру максатында күпфункцияле үзәкләрдә гражданнарны ЕСИАда (Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы) теркәү мөмкинлеге тудырылды. Әлеге системага теркәлгәннән соң бирелгән парольне Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында транспорт чараларын исәпкә кую, автомобиль йөртү таныклыгын алу өчен гариза язганда файдаланырга була. Теркәлү өчен паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны булуы гына кирәк.

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән һәм аннан түләгән очракта «Россия Федерациясе салым Кодексының 333.35 маддәсе, икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 402 санлы Федераль Закон буенча дәүләт пошлинасы 0,7 коэффициент итеп билгеләнә. Шул рәвешле, электрон юл белән дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларга дәүләт хезмәтләре өчен 30 процентлы ташлама ясала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X