Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Агрессив рәвештә машина йөртүчеләргә - 5 мең сумга кадәр штраф

Дәүләт Думасына яңа закон проекты керткәннәр. Агрессив рәвештә машина йөртү нәтиҗәсендә юл һәлакәте китереп чыгарганнарга 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Агрессив рәвештә машина йөртү ул - юлның бер полосасыннан икенчесенә тәртипсез рәвештә күчеп йөрү, кисәк тормоз педаленә басу һәм синнән алда бара торган автомобильгә бәрелер дәрәҗәдә үк якын...

Дәүләт Думасына яңа закон проекты керткәннәр. Агрессив рәвештә машина йөртү нәтиҗәсендә юл һәлакәте китереп чыгарганнарга 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Агрессив рәвештә машина йөртү ул - юлның бер полосасыннан икенчесенә тәртипсез рәвештә күчеп йөрү, кисәк тормоз педаленә басу һәм синнән алда бара торган автомобильгә бәрелер дәрәҗәдә үк якын килү, ягъни дистанция сакламау. Әлеге таләпләрне бозган шоферларга 2,5 мең сумнан башлап 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Әлеге закон ноябрьдә үк каралырга мөмкин, хуплау тапкан очракта киләсе елдан ук үз көченә керәчәк.

фото: http://natan.dpni-tula.org/ne-soblyudenie-distancii.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk