Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кукмара әбисенең урамга утырткан чәчәкләрен йолкып атканнар

Әби 86 яшен тутырган, бер күзе дөм сукыр, ә бабайның кулы зәгыйфь.

Мин олы яшьтә булсам да, матурлыкны, чисталыкны бик яратам. Иртән кибет якларын урап, очраган элеккеге ахирәтләр белән сөйләшеп, тирә-юньгә сокланып кайта торган гадәтем бар. Бервакыт шулай Планетарная урамына килеп чыктым. Күрәм, капка төбендә бер әби елап утыра.

Янына барасы иттем. Әби, бик ачынып, күршесенең кылган эшләрен миңа күрсәтте. Алар тормыш иптәше белән урам якларына чәчәкләр, пихта агачлары утыртканнар. Инде георгиннары чәчәктә, пихталар да әйбәт кенә алдырып үсеп киткән булган. Ләкин күршеләрендә яшәүче хатын чәчәкләрен йолкып аткан.

Әби 86 яшен тутырган, бер күзе дөм сукыр, ә бабайның кулы зәгыйфь. Әлеге гамәлгә барган кешене берничек тә аңлап булмый. Гүзәллекне күрә белергә кирәк, югыйсә! Хәзер урам буенда, капка төпләрендә нинди генә чәчәк, куак үстермиләр бит. Ләкин беркем дә килеп, аларга зыян салырга җөрьәт итми.

...Әби белән бабайның картлык көннәрендә теләкләре бер: бакый дөньяга үз үлемнәре белән китүләрен сорыйлар.

Кукмарадан бер ханым

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X