Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ хәбәр итә

    • 18 ноябрь 2017 - 07:58
      Фото: Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
      Кукмара - Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган
      81
      0
      0
    • 16 ноябрь 2017 - 06:54
      Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе узды
      Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 12 очрак теркәлгән.
      61
      0
      0
    • 13 ноябрь 2017 - 08:19
      Кукмарада “Җәяүле кичүе” дигән декада башланды
      13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр районда "Җәяүле кичүе" дигән кисәтү чаралары узачак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк.
      44
      0
      0
    • 11 ноябрь 2017 - 19:37
      Кукмарада быел 31 юл фаҗигасе булган
      ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 аенда район территориясендә 31 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда өч кешенең гомере өзелгән, 43е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләләр гаебе белән - бер, балигъ булмаганнар катнашында ике бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
      58
      0
      0
    • 9 ноябрь 2017 - 10:59
      Кукмарада “Җәяүле кичүе” дигән декада узачак
      13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр районда "Җәяүле кичүе" дигән кисәтү чаралары узачак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк.
      65
      0
      0
    • 7 ноябрь 2017 - 09:15
      Кукмарада 24 шофер транспорт йөртү таныклыгыннан колак каккан
      Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 24 шофер ачыкланган, үзвакытында ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән өчен 19 административ беркетмә төзелгән. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның, штрафларын түләмәүчеләрнең исемлеге белән әлеге сылтама http://gibdd.tatarstan.ru/rus/dangerous_driver аша кереп танышырга мөмкин. Ноябрь...
      40
      0
      0
    • 27 октябрь 2017 - 08:11
      Юл фаҗигасендә 13 яшьлек кыз үлгән
      Бәхетсезлек очрагы кичә кич Әлмәттән Тихоновка бистәсе ягына чыккан юлда була. (Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында юл һәлакәтендә 13 яшьлек кыз һәлак булган, дип хәбәр итә "Вести KAMAZа". Кичә кич Әлмәттән Тихоновка бистәсе ягына чыккан юлда 10нчы модель "Лада" машинасы йөртүчесе, үзен узып китәргә маташкан автомобильгә карап, "Камаз"га килеп...
      42
      0
      0
    • 25 октябрь 2017 - 16:45
      Кукмарада “Тоннель” операциясе узды (фото)
      Бүген, 25 октябрьдә, көндезге сәгать 11.00дән 13.00гә кадәр Кукмара-Нократ Аланы юлының 3 чакрымында "Тоннель" операциясе үтте. Әлеге чара юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында оештырылды. Рейд барышында кагыйдәләрне бозган 20 шоферга карата (шуларның берсе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә иде) беркетмә төзелде, дип хәбәр итте ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров.
      0
      0
      0
    • 25 октябрь 2017 - 08:17
      Кукмарада октябрь аенда 17 исерек шофер правасыз калган
      Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 17 шофер ачыкланган, үзвакытында ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән өчен 17 административ беркетмә төзелгән. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның, штрафларын түләмәүчеләрнең исемлеге белән әлеге сылтама http://gibdd.tatarstan.ru/rus/dangerous_driver аша кереп танышырга мөмкин.
      51
      0
      0
    • 23 октябрь 2017 - 16:47
      Кукмарада юл фаҗигасе: пассажир зыян күргән (фото)
      21 октябрьдә, көндезге сәгать 12.40та Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлының 2нче чакрымында юл фаҗигасе була, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге сайты. ВАЗ-111930да хәрәкәт итүче 78 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесенең Мамадыш ягыннан Нократ Аланы ягына таба баруы була. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен...
      39
      0
      0
    • 23 октябрь 2017 - 12:10
      Кукмарада картинг буенча районара ярышлар узды (фото)
      Кукмараның ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг буенча районара ярышлар узды. Анда Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач, Лаеш командалары көч сынашты.
      45
      0
      0
    • 23 октябрь 2017 - 08:16
      Өлге авылы янында килеп чыккан юл фаҗигасе турында тулырак мәгълүмат (фото)
      21 октябрьдә, кичке сәгать алтыларда Мамадыш-Кукмара юлының 59нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. ВАЗ-21144 автомобиле шоферы, 46 яшьлек Кукмара кешесе, Мамадыш ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәве нәтиҗәсендә юлның каршы як полосасына чыга һәм чит ил автомобиле белән бәрелешә. Шоферлар һәм пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алалар, дип...
      55
      0
      0
    • 22 октябрь 2017 - 13:26
      Фото: Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән
      Һәлакәт Кукмара - Мамадыш юлының 10нчы километрында Өлге авылы янында булган.
      59
      0
      0
    • 22 октябрь 2017 - 13:22
      Юлларда яңа кагыйдәләр: машина йөртүчеләргә инспекторларны фотога төшерергә ярый
      Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде. Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук...
      48
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 12:45
      Кукмарада юл фаҗигасе: 25 яшьлек шофер зыян күргән (фото)
      19 октябрьдә, көндезге сәгать уннар тирәсендә "Өлге-Иске Юмья" юлының 6нчы чакрымында юл фаҗигасе була, дип яза район Эчке эшләр бүлеге сайты. 25 яшьлек Саба районы кешесе, "Лада-210540" автомобилендә Иске Юмья ягыннан Өлгегә таба хәрәкәт иткән вакытта, юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм юлның каршы як полосасына чыгып, юл читенә төшеп каплана....
      51
      0
      0
    Реклама
    Ночной режим