Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин 1 сентябрь – Белем көне белән котлады

    1 сентябрь - Белем көне уңаеннан Кукмара район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте. -Бүгенге буын укучыларына төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа белем һәм тәрбия йортлары ишекләрен ача, элек төзелгәннәре заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Белем бирү...

    1 сентябрь - Белем көне уңаеннан Кукмара район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте.

    Реклама

    -Бүгенге буын укучыларына төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа белем һәм тәрбия йортлары ишекләрен ача, элек төзелгәннәре заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Белем бирү системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф учреждениеләрендә тупланган бай, уңай тәҗрибәне тагын да үстереп, тирән белемле балалар тәрбияләү укытучылар алдындагы төп бурычларның берсе. Илебезнең якты киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Моны балалар үзләре дә, укытучылар да, әни-әниләр дә онытмасыннар иде. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен, - диелә котлауда.

    фото: http://hasavyrt9.dagschool.com/novosti.php?id=10339

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: