Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Вахит авылында бер түбә астында өч буын вәкиле гомер итә

    Районыбыздагы нык, тату гаиләләр турында еш языла. Чөнки алар үрнәгендә яшьләрнең тормыш корып, балаларын мәхәббәт җылысында тәрбияләүләрен телибез. Шундый күркәм гаиләләрнең берсе Вахит авылында гомер кичерә.

    Бизәкле, тимер капкалы, матур йөзлекле Нигъмәтуллиннар йорты ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бактың исә, бер түбә астында өч буын вәкилләре гомер итә икән. Быел җәй Ләбибә ханым белән Рәкыйп абый зәбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә җыена.

    "Мин – Аман-Оштырма авылы кызы. 1964 елның декабрендә Вахит авылы мәктәбенә эшкә җибәрделәр дә декрет ялындагы башлангыч сыйныф укытучысын алыштыруымны сорадылар. Ул чакта Кукмара беренче мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлап, шунда пионервожатый булып эшкә калган идем", - ди хуҗабикә, истәлекләргә бирелеп.

    "Шулай итеп, Ләбибә авылыбызда гомерлеккә тоткарланды да инде, - дип сүзгә кушыла Рәкыйп абый. - Аны беренче тапкыр клубтагы Яңа ел бәйрәмендә күреп алдым. Миңа 23 яшьләр тирәсе иде, Биектау техникумында электрик һөнәрен үзләштереп, авылга кайткан чагым. Сабантуй көнне булачак хатыным килен булып төште. Инде менә 55 ел буе иңне-иңгә куеп яшибез. Өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә оныкларга сөенеп гомер кичерәбез".

    Гаилә башлыгының 46 ел хезмәт стажы бар: 1965 елдан электромонтер, аннары комбайнчы булып эшли. Рәкыйп абый кыр корабы артында лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Ә Ләбибә ханым гомерен балаларга белем бирүгә багышлый: Вахит авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор вазыйфаларын башкара. Аның сүзләренә караганда, ул чор балалары аеруча кызыксынучанлыклары, тәртипләре белән аерылып торган. Башлангыч мәктәптә – йөздән артык укучы, ә сыйныфта 32шәр бала укыган. Алар педагогның һәр сүзен отып алып, хәтта дәресләрдән соң да таралышырга ашыкмаган.

    "Хәзерге балалар беренче сыйныфка әзерлекле булып бара. Элек компьютер, телевизор, интернет юк иде бит. Яңа белемнәрне бары тик мәктәптә генә алдылар, - ди стажлы педагог. - Лаеклы ялда булуыма карамастан, укучыларым әле дә онытмый. Мин – аларны, алар исә мине өйрәтә иде. Әле дә хәтерлим: эшкә барганда күзлегем еш кына өйдә онытылып калгалады. Ә аннан башка дәрестә берничек тә булмый бит. Шуңа күрә күрше малаена күзлекне тиз генә йөгереп алып килергә куша идем. Ул шулай бер тапкыр кайтты, ике, өч... Соңыннан түзмәде: “Апа, күзлегегезгә бау тагып, муеныгызга элеп куегыз әле”, - диде. Шуннан соң мин аны өйдә онытмый башладым. Хәзер дә берәр кая барыр алдыннан алдыммы-юкмы дип тикшерәм".

    Нигъмәтуллиннар гаиләсе шулкадәр кызыклы әңгәмәдәшче булып чыкты, сөйләшү бер сулышта барды, сорауларым белән аларның фикерен бүләсе дә килмәде. Тик гаилә бәхетенең сере нидә соң, дип сорамый кала алмадым.

    "Гомер иткәндә якын кешең белән кулга-кул тотынышып барырга, аңа бар эштә ярдәм кулы сузарга кирәк, менә шул чакта гаиләдә тулы гармония хөкем сөрер. Кырык елга якын әнием, апам белән бергә тордык, өлкәннәргә һәрвакыт хөрмәт белән карадык. Элек декрет ялында озак утырмаганлыктан, алар балаларыбызны үстерешергә булышты. Балаларга ике ай чамасы булганда, Ләбибә эшкә чыкты, тагын дүрт ел читтән торып Казан педагогика училищесында белем алды. Менә шул вакытларда аларның ярдәме бәяләп бетергесез иде", - ди Рәкыйп абый.

    Әти-әнисе белән бергә төп йортта уллары Фәнис һәм аның тормыш иптәше Раилә, аларның өч балалары да яши. Раилә Ләбибә ханым кебек үк Вахит авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы икән.

    "Эшкә урнашу өчен гариза биреп йөргәндә, әни лаеклы ялга чыкты. Мин аңа алмашка килдем. Ул – безнең өчен әни генә түгел, акыллы остаз, яраткан әби, өебезнең учагын саклаучы да, - ди Раилә ханым. - Эштән соң кайнар кичке аш көтүе, балаларның да мәктәптән буш өйгә кайтмаулары сөендерә".

    Фәнис абый үзенең хуҗалыгында техника ремонтлый, тракторлар җыя. Менә без килгәндә дә гаражында нәрсәдер ясый иде. Йортның һәр почмагындагы ремонтны да улы Нияз белән икесе башкарып чыкканнар.

    Һәрбер ата-ана өчен бала – тормыш мәгънәсе, яшәү чыганагы ул. Кече кызлары Алия белән Рания яхшы билгеләр белән куандырып торалар, әбиләре Ләбибә язган иҗат җимешләре белән шигырь уку бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар, моннан тыш, матур итеп рәсем дә ясыйлар. Өйләрендәге грамота, диплом һәм Рәхмәт хатларының күплеге аларның тырышлыгын дәлилли. Киләчәктә 12 яшьлек Алия – сатучы, ә өченче сыйныф укучысы Рания чәчтарашчы булырга теләвен җиткерде. Без хыялларының тормышка ашуына ышанабыз, чөнки алар гаиләдәге өлкән буынның хезмәт сөючәнлеген, бер-берсенә хөрмәт белән каравын күреп үсәләр. Шуңа да балалар үзара бик тату, яхшы мохиттә тәрбияләнәләр, кечкенәдән хезмәткә өйрәнәләр.

    Күптән түгел Нигъмәтуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган: гыйнвар аенда 20 яшьлек өлкән уллары Нияз Балыклы авылы кызы Лилия белән тормыш корган. Күпчелек яшьләр тизрәк әти-әни йортыннан чыгып китеп, үз почмакларын булдырырга омтылса да, алар туган нигездән аерылырга бер дә ашыкмый.

    "Нияз белән очрашып йөргәндә өйләрендә кунакта булырга туры килгәләде. Мине биредә гел яхшы каршы алдылар. Килен булып төшкәч тә, үз туганнарыдай кабул иттеләр. Бәйрәм табыны артына зур гаилә җыела. Камыр ризыклары пешерәбез, мин, иң яшь килен буларак, өлкәннәрдән аш-су серләренә төшенәм. Гаиләбез белән табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Хуҗалыкта мал-туар, казлар асрыйбыз. Ә көз көне “Каз өмәсе” үткәрәбез, анда бөтен туган-тумача катнаша", - дип сөйләде Лилия гаиләдәге гореф-гадәтләр турында.

    Чыннан да, дистә еллар бергә бәхетле гомер кичерүче парлар үзләренең тормыш юлы белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Оныклар гына түгел, оныкчыклар да әби-бабалары кебек тугрылыкта яшәсә иде...

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: