Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Зилант” яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорт мәктәбенең тренеры һәм спортчысы Альберт Шәңгәрәев, спортчы Айрат Шәңгәрәевлар (тренеры - Марес Бәдертденов) көрәш самбосы буенча Казан шәһәрендә үткән Татарстан Республикасы Президенты Кубогына халыкара турнирда катнаштылар һәм көмеш призерлары булдылар.

“Зилант” спорт мәктәбе укучысы Булат Гадиятуллин Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткәрелгән республика беренчелегендә парлы разрядта өченче урынны алды.

“Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Базарлы Матакта Әлки районы урта мәктәбе призына узган республика турнирында катнаштылар. Инсаф Кәримов (Манзарас урта мәктәбе) - беренче, Рүзил Тимербаев (Арбаш урта мәктәбе) - икенче, Денис Трофимов (3нче урта мәктәп) өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk