Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Өскебаш мәктәбендә Дамир Халиков истәлегенә шахмат турниры узды

Быел шахмат ярышлары берничә мәктәп – Түбән Өскебаш, Чарлы, Кәркәүч, Починок-Сутер арасында оештырылды.

«Узган елның 16 апрелендә сыйныфташым Дамир Халиков белән шахмат буенча район беренчелегендә беренче тапкыр катнашып, икенче урын яуладык. Кызганычка каршы, аның гомере иртә өзелде. Бу уку елында Дамир истәлегенә мәктәбебездә шахмат турниры үтә», - диде Түбән Өскебаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Мөхәммәтшина. 


Дүрт  яшеннән әни назыннан мәхрүм калган тырыш, булган, һәрчак ачык, аралашучан, спорт сөючән егетне Әлфия әбисе уч төбендә иркәләп үстерә. Дамир зыялы укытучылар нәселеннән, яхшы билгеләргә генә укый.

«Ул уникаль, бик сәләтле, максатчан бала иде. Һәрчак чиста, пөхтә йөрде. Олы кешене хөрмәт итә белде. Программист булырга хыялланды. Информатика һәм математика фәннәрен үз итте. Фән олимпиадаларында еш катнашты. Хезмәт укытучысы Раиф Абдрахманов Дамир истәлегенә шахмат ярышларын үткәрү тәкъдиме белән кергәч тә, директорыбыз Илнур Мәгъсүмович бу фикерне күтәреп алды. Мәктәптә чараны үткәрүгә тиешле шартлар тудырды. Раиф Зәкиевич, иганәчеләр ярдәме белән Кубоклар, истәлек бүләкләре алынды», - дип, җылы искә алды мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Эльмира Мирзаханова.

Быел шахмат ярышлары берничә мәктәп – Түбән Өскебаш, Чарлы, Кәркәүч, Починок-Сутер арасында оештырылса, киләсе елларда аны район күләмендә үтә торган шахмат-шашка уеннары буларак күзаллыйлар. Ярышта катнашкан мәктәпләр, рәхмәт сүзләрен җиткереп, чараны ошатып, алга таба да дәвамлы булсын дигән теләк белән китте.

Шахмат ярышларында катнашса да, Дамирның яратып уйнаган спорт төре футбол була. Дөрестән дә, спорт чын ир-егетләр тәрбияли. Спортка тартылган бала дәртле, үз-үзенә ышанучан, Дамир кебек шәхес булып җитлегә.
Гомере кыска булса да, ул мәктәп өчен генә түгел, районыбыз укучылары өчен дә зур үрнәк. Дамир – нәселенең  горурлыгы. 

Фото: мәктәп архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk