Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр өчен коляскаларда теннис буенча күнегүләр оештырыла

Бу шөгыльне республикада коляскадагы теннисны популярлаштыруның башлангычы дип санарга мөмкин.

Узган якшәмбедә «Барс Арена» спорткомплексында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр өчен коляскаларда теннис буенча дәресләр узды. Сетка белән икегә бүленгән спорт залы берничә сәгатькә теннис мәйданчыгы (корт) булды, анда күнегүләр оештырылды. Уенчылар — 6 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр. Бу шөгыльне республикада коляскадагы теннисны популярлаштыруның башлангычы дип санарга мөмкин. Дәресләрне башлап җибәрүче — коммерцияле булмаган «Икенче сулыш» оешмасы.

«РФ Паратеннисы» проектын үстерү буенча менеджер Татьяна Тугарова сүзләренчә, яшь спортчылар спорт буенча әзерлек кенә түгел, ә социаль һәм физик тернәкләнү дә үтәләр.

Кукмарада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр өчен коляскаларда теннис буенча күнегүләр оештырыла 

«Без эшчәнлегебезне 2020 елның октябреннән алып барабыз һәм Россия шәһәрләрендә, төбәкләрендә 49 мәйданчык эшләтеп җибәрдек. Казандагы мондый мәйданчыкка инде ике ел. Бүген без менә Кукмарада ачабыз. Тренерлар махсус әзерлек узды. Коляскалардагы теннис терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балаларга спорт белән даими шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Теләк һәм яхшы әзерлек булганда, теннис хобби һәм тернәкләнү генә түгел, ә югары казанышлар спортына да әверелә ала. Бу — шулай ук аралашу, дуслар табу, уртак идея һәм максатлар, кызыклы очрашу һәм төрле чаралар өчен яхшы ысул», — дип сөйләде Татьяна Сергеевна.

Кукмарада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр өчен коляскаларда теннис буенча күнегүләр оештырыла

Тренер Флорид Хәбибуллин уенчылар өчен мастер-класс үткәрде. Балаларга коляскада хәрәкәт итү техникасын һәм реакция тизлеген камилләштерү буенча күнегүләр күрсәтелде. Спортчыларның рухи яктан көченә һәм чыдамлыгына гаҗәпләнерлек. Чөнки биредә коляска белән генә идарә итү өстенә, ракетканы тотарга да, тупка төгәл һәм көчле итеп сугарга да кирәк. Алинә Гариповадан: «Арыдыңмы?» — дип сорагач, ул башын селкеп кенә юк дип җавап кайтарды. 17 яшьлек кыз, сәламәтлек белән проблемаларына карамастан, спорт белән мавыга, актив тормыш рәвеше алып бара икән. Хәзер яңа мавыгуы бар — теннис.

Кукмарада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр өчен коляскаларда теннис буенча күнегүләр оештырыла

«Ике ел „Барс Арена“ спорткомплексына йөрим. Мин җиңел атлетика һәм бочче белән шөгыльләнәм. Бүген тәүге мәртәбә тенниста үз көчемне сынап карадым. Әлбәттә, барысы да беренче тапкырдан ук килеп чыкмаска мөмкин. Тенниста тупның хәрәкәтенә бик тиз игътибар итәргә һәм аны көндәшеңә кире кайтарырга кирәк. Бүген мин яңа хисләр, күнекмәләр алдым», — ди Алинә.

Кукмаралы Диләрә Кәшәпова да коляскалы тенниста үзен сынап карарга килгән. Аның сүзләренчә, дәрестә алган күнекмәләр тормышта да файда китерәчәк.

Кукмарада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр өчен коляскаларда теннис буенча күнегүләр оештырыла

«Мин музыка белән мавыгам. Ә теннис ул реакция тизлеген һәм җитезлекне арттыра. Уеннан соң кулның чугы авыртса да, барыбер канәгать калдым. Алга таба да дәресләргә йөрүемне дәвам итәрмен дип уйлыйм», — ди Диләрә.

Яшь теннисчыларга спортта да, тормышта да икеләтә уңышлар телибез. 

Инвалидлар коляскасындагы теннис 1976 елда барлыкка килә. Умыртка баганасының катлаулы җәрәхәте нәтиҗәсендә, Америка спортчысы Брэд Парксның инвалид коляскасына утыруы яңа спорт төре барлыкка килүгә сәбәп була. Бүген коляскадагы теннисны ялгыз һәм парлы разрядларда ир-атлар да, хатын-кызлар да уйный. Уенда традицион теннис кагыйдәләре кулланыла, аермасы — кортка туп белән бер түгел, ә ике тапкыр кагылу. Бу спорт төре Паралимпия уеннары программасына кертелгән.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев