Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара кызлары Европага юллама алды

Районыбызның 10 спортчысы Мәскәү өлкәсендәге Чехов шәһәрендә кул көрәше буенча үткән бәйгедә катнаштылар

Февраль башында Сочи шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Безнең районнан анда Аш-Буҗи авылыннан Илмир Мохтаров катнашты.

- Барлыгы 21 комплект бүләк уйнатылды, - ди тренер Рузия Габдрахманова.- Бу чемпионатта безнең спортчы уңышлы чыгыш ясады һәм өченче урынны яулады. Беренче урында – Дагыстан егетләре, икенчедә Төньяк Осетия республикасы-Алания командасы. Илмирның көндәшләре көчле иде.

***

Шулай ук районыбызның 10 спортчысы  Мәскәү өлкәсендәге Чехов шәһәрендә кул көрәше буенча үткән бәйгедә  катнаштылар.

Алар биредә дә сынатмадылар. Язын Грециядә үтәчәк Европа чемпионатында Россия җыелма командасы составында катнашу өчен юлламалар алу мөмкинлеге торды бит алда. Шуның өчен илнең 39 субъектыннан килгән спортчылар көрәште. Кукмаралылар 8 алтын, 3 көмеш һәм бер бронза медальгә ия булдылар.

Спортчылар үзләренең тренерлары белән редакциядә булдылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар әйтүенчә, ярышта иң мөһиме – җиңү. Үз дигәнеңә ирешү өчен тырышырга, тренировкалардан калмаска, режимны үтәргә кирәк. Уңышның нигезендә дисциплина, тәртип тә ята. Моннан тыш, алар һәрчак ярдәм күрсәткәне өчен  балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Нуретдин Зыятдиновка рәхмәтле.

Тиздән дүрт кыз: Әминә Тимерова, Динә Гайнанова, Диана Әминова, Таңсылу Гыйлемуллина, Россия җыелма командасы составында Европа чемпионатында катнашачак. Аларга уңышлар телибез.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk