Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткән көрәш бәйгесендә Кукмара районы данын 10 спортчы яклады

Бик киеренке барган бәйгедә Кукмара командасы 4нче урынга лаек булды.

Үткән атнада Минзәләдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш ярышы үтте. 

Әлеге данлыклы турнирда республиканың төрле районнарыннан барлыгы 48 команда катнашты. Безнең район данын барлыгы 10 көрәшче: Байлангардан Илсур Гыймадетдинов, Марат Кәримуллин, Газинур Шаһабиевлар, Олыяздан Нәфис Галиев, Илнур Гобәйдуллинар, Түбән Казаклар авылыннан Ринат Дәүләтшин, Туембаштан Раил Сәлахетдинов, Аш-Буҗидан Инсаф Корбангалиев, Кукмарадан Рөстәм Гыймадиев, Янилдән Рузил Тимергалиевлар яклады.

Бик киеренке барган бәйгедә Кукмара командасы 4нче урынга лаек булды. 50гә якын команда арасыннан дүртенче урынга күтәрелү – бу инде матур күрсәткеч.

60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Илсур Гыймадетдинов (Байлангар) һәм 85 килограммга кадәр үлчәүдә Раил Сәлахетдинов (Туембаш) 1нче урыннарны алдылар. Ә Ринат Дәүләтшин (Түбән Казаклар) 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында мактаулы 3нче урында калды.

Турнирда безнекеләр өчен күркәм вакыйга да булды: Илсур Гыймадетдинов «Финал алышларында иң матур алым ясаучы» дип аталган Ильяс Галимов исемендәге беренче махсус 30 мең сумлык премиягә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk