Сорау-җавап

Мунчада дога укыйлармы?

Сорауга Казандагы Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә

Мунчада фәлән дога укыйлар, дигән эчтәлектәге бер киңәшкә тап булдым. Ә мин мунчада, бәдрәфтә дога укылмый дип йөри идем. Шулай түгелме?

 

Сорауга Казандагы Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә:

- Мунчага һәм бәдрәфкә керер алдыннан бисмилләһ әйтеп: “Йә, Раббым, мине ир һәм хатын җенесеннән булган җен-шайтаннарның явызлыгыннан сакла!” – дигән дога укыла. Аннары сул аягың белән атлап керәсең. Мунча эчендә дә, бәдрәфтә дә дога укылмый. Бәдрәфтән чыккач, “гуфранәкә” дип әйтелә, ягъни “Йә, Раббым, гафу кыл!” – дигәнне аңлата. Мунчада госел коенганда бисмилла әйтелә, ләкин догалар укылмый.

Сорау-җавапны Фәния Арсланова әзерләде

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев