Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Мал суйганнан соң калган калдыкларны кая куярга?

Әлеге сорауга «ЭКОСИТИ 116» җәмгыятенең Кукмарадагы юнәлеш җитәкчесе Марат Садретдинов җавап бирде.

Беркөнне чүп җыючылар мал суйганнан соң калган, капчыкка тутырып куйган чүпләребезне (анда мал тиресе, койрык бар иде) алып китмәделәр. «Без аны алырга тиеш түгел, үләт базына алып барып ташлагыз», - дип аңлаттылар. Ярар, җәй көн булса – бер хәл. Буранлы көннән соң анда юл ачылганмы, юкмы икәнен каян беләсең, ди. Ярый ла мин илтеп ташлармын, әмма капчыкка салынган мал калдыклары белән яр буйлары, болыннар тулмас дип кем ышандырып әйтә ала?! Шулай ук аны Кукмарадагы чүп контейнерына да ташлап китә алабыз бит. Газета аша соравыма җавап бирсеннәр иде. Кем хаклы? Кем хаксыз?

Миннегали

Әлеге сорауга «ЭКОСИТИ 116» җәмгыятенең Кукмарадагы юнәлеш җитәкчесе Марат САДРЕТДИНОВ түбәндәгечә җавап бирде:

- Мал суюдан калган калдыклар: тез башлары, баш сөяге, тире каты көнкүреш калдыкларына (ТКОга) керми, һәм без аны алып китәргә тиеш түгел. Мал калдыклары өчен һәр авыл җирлегендә үләт базлары бар. Ә анда юл булу-булмау мәсьәләсен авыл җирлекләре башлыклары хәл итә. 

Безнең оешма хезмәткәрләре чүп җыйган вакытта нинди генә хәлләргә юлыкмыйлар: үлгән бозау, эт, тавык  түшкәсен, мал эчәгеләрен, тиресне  капчыкка салып чыгарып кую дисеңме, сыер башын капчык янәшәсендә калдырып китү... Болар бит инде бернинди кысага да сыймый! Бездә һәр очрак буенча фотофакт адреслар белән теркәлеп барыла. Шуңа күрә һәркем мал калдыкларын капчыкка салып, каты көнкүреш калдыклары белән озатканчы уйлансын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X