Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Лейкозлы малларның итен кая тапшыралар икән?

Сорауга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе җавап бирде.

Районның “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыгында лейкоз авырулы сыерлар бар дип ишеттем. Чирле малларның итен кешегә ашарга ярамый, ә сөтен 60 градуска кадәр кайнатып эчәргә кирәк, дип сөйлиләр. Авыру сыерларны нишләтәләр, итен кая тапшыралар икән?

Кукмаралы

Сорауга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат КӘРИМУЛЛИН җавап бирде.

- Райондашыбыз, борчылып, бик дөрес эшли. Һәркем үзенең иминлеген, сәламәтлеген кайгыртырга һәм сыйфатлы продукция генә кулланырга тиеш. Берничә ел элек мин шушы оешмада эшли башлаганда, лейкоз районда булган малларның 20 процентында бар иде. Хәзер ул күпкә кимеде, безнең максат - аны юк дәрәҗәсенә чыгару. 

Лейкоз йогышлы авыру булып исәпләнә, башка терлекләргә ул кан белән күчә. Малларга укол кадаганда бер энә куллану һәм башка бик күп сәбәпләр авыру таралуга китерә. 

Лейкоз авыруы белән көрәшү максатында, районда махсус программа төзелде, шуның нигезендә эш алып барыла. Терлекләрне елга ике тапкыр тикшерәбез. Аларның анализлары өч көн эчендә әзер була. Инфекция ачыкланган очракта, бу маллар башкалардан аерып куела һәм аерым тәрбияләнә.  Бу яртыеллыкта шәхси секторда 6451 сыер тикшерелде һәм шуның 0,4 процентында авыру билгеләре ачыкланды. Җәмәгать секторында исә барлыгы 22646 терлек тикшерелде, шуның 1,6 процентында инфекция табылды. Газета укучы сораган “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыгында лейкоз билгеләре булган 91 сыер бар. Ел ахырына әлеге хуҗалыкның терлекчелеге лейкоздан чистарачак.

Тагын шуны искәртеп узарга кирәк: лейкоз авыруы ике стадиядә уза. Беренчесе – инфекция формасында, икенчесе – патологик стадия, ул канда гематологик үзгәрешләр белән үтә. Безнең районда икенче стадиядә булган авыру маллар юк. Ә инфекцияле терлекләрнең итен куллану сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый.

Фото: chistopol-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk