Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмарада күпфатирлы йортта яшәүчеләр үзләренең ишегалларын кайчан төзекләндерүләре белән кызыксыналар

Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин җавап бирде.

Без Кукмараның Ленин урамындагы 75нче йортта яшим. Безнең ишегалдында утырып ял итү өчен эскәмияләр дә, келәм кагу, кер элү өчен җайланмалар, өстәл, балаларга уйнау өчен мәйданчыклар да юк. Берничә ел элек гаражларны алдырдылар да ул урында берни эшләнмәде. Анда хәзер чүп үләне үсә. Безнең ишегалдында кайчан халык өчен мөмкинлекләр булыр икән?

75нче йортта яшәүчеләр

Әлеге сорауга Кукмараның шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды:

 - «Безнең ишегалды» республика программасына кертү өчен, «Ремстройсервис» идарә компаниясе тарафыннан ишегалларының исемлеге төзелде. Исемлектә Кукмараның Ленин урамындагы 75нче йортның ишегалдын төзекләндерү дә бар.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X