Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадан Илгиз Гаделшин: Хәзер армиядә "бабайлар" юк

“Бабайлык”, башбаштаклык – боларның барысы юк сүзләр

Һәр яз һәм көз саен яшь егетләрне армиягә җибәрәләр. Бер ел хезмәт иткәннән соң, чыныгып, алар өйләренә әйләнеп кайталар. Әмма бу вакыт эчендә әти-әниләрне бер сорау борчый: “Улыбыз ничек хезмәт итә икән?”

- Армия куркыныч урын түгел. “Бабайлык”, башбаштаклык – боларның барысы юк сүзләр. Безнең командирлар әйбәт, яхшы күңелле иделәр. Дәресләр, өйрәнүләр вакытында  барысын тәфсилләп аңлаттылар. Иң мөһиме – намус белән хезмәт итәргә, иптәшләреңне, югарырак хәрби дәрәҗәдәгеләрне хөрмәт итәргә кирәк”, - дип сөйли горурланып берничә атна элек кенә армиядән кайткан Илгиз Гаделшин. Армиягә киткәнче, әлеге Зур Кукмара авылы егете, Казан дәүләт энергетика университетының 4 курсын тәмамлап, инженер- энергетик белгечлеген алган. Укыган чагында студентлар куркынычсызлыгы хезмәтендә эшләгән. Бу хезмәтнең бурычы студентлар арасында җәмәгать тәртибен саклау һәм хокук бозуларга каршы көрәшү, гадәттән тыш хәл булганда ярдәм күрсәтү булган. Хәрби җыеннарда, өйрәнүләрдә катнашкан. Шуңа күрә, повестка алганнан соң, “Хезмәт итәргәме, юкмы?” дигән сорау тумаган аның уенда.

- Үземнең карарымны әти-әниемә җиткергәч, алар мине аңладылар. Әни, әлбәттә, борчылды, әмма армиядә хезмәт итү һәр егетнең изге бурычы икәнен белә иде. Аның хәер-фатыйхасын алганнан соң, академик ял рәсмиләштереп, хәрби хезмәткә киттем, - дип сөйли Илгиз.
Егет Саклану министрлыгының Генераль штабы карамагындагы 147нче автомобиль базасына җибәрелгән. Әлеге база Мәскәүдә, Рублевка шоссесында урнашкан һәм штабны транспорт белән тәэмин итә. Биредә хәрби, җиңел, йөк автомобильләре бар. Сугыш вакытыннан калган һәм Кызыл мәйдандагы парадларда катнашучы ЗИЛ машиналары автобаза милке булып тора.

Илгиз хәрби хезмәттән бары тик уңай тәэсирләр алган.

- Беренче вакытларда, әлбәттә, җиңел булмады. Иң читене ирекне югалту иде. Андагы башка егетләрдән аермалы буларак, мин бит армиягә 23 яшемдә алындым. Дүрт ел укып йөрдем, үземнең мавыгуларым, шөгыльләрем, көйгә салынган тормышым бар иде, - дип, хезмәт иткән көннәрен искә ала ул. -  Армиядә барысы  боерыкка бәйле, “тимер” тәртип, шуңа җайлашасы булды. Анда минем спорт күнекмәләрем дә ярап куйды. Ант бирү тантанасына әти-әни дә килде. Алар белән телефоннан аралашу өчен бер сәгать вакыт бирелә, армия телендә ул “солдат хаты сәгате” дип атала. Мин увольнениегә йөрмәдем, ил алдындагы бурычымны тизрәк үтәргә һәм өйгә әйләнеп кайтырга тырыштым. Татарстаннан без ун егет хезмәт иттек: сигезе – Яр Чаллыдан, берсе – Буадан. Алар белән бик дуслаштык, хәзер дә элемтәләрне югалтмыйбыз.
Мөгаен, хезмәт иткән вакытта кыенлыклар да булгандыр. Әмма Илгиз бу хакта берни әйтмәде. Намуслы хезмәте өчен ул  Саклану министрлыгының баш автобронетанк идарәсе җитәкчесе боерыгы белән “Хезмәттә аерылып торган өчен” күкрәк билгесе һәм “Бронетанк хезмәте отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.

Егетнең сүзләренә караганда, армия, беренче чиратта, ирекне бәяли белергә, сүзләрең һәм гамәлләреңнең хуҗасы булырга өйрәткән. Хәзер ул, уку йортында белем алуын төгәлләп, бу тормышта үз урынын табарга уйлый.

Фото: гаилә ирхивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X