Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарада яшәүче бер ир талау өчен хөкем ителгән

Ир исерек хәлдә җинаять кылган.

Зур Кукмара авылында яшәүче 44 яшьлек ир-ат хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Бу турыда район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«14 апрель иртәсендә ир-ат исерек хәлдә авыл кибетләренең берсенә керә һәм сатучы барында бер шешә аракы алып, аңа түләми генә чыгып китә», - дип сөйләделәр судның матбугат хезмәтендә.

Шул ук көнне 44 яшьлек исерек ир башка кибеттән дә бер кап тәмәке, ике шешә аракы урлап чыгып китә. Ул җинаять урыныннан качып, урланган әйберләрдән үзенчә файдалана.

19 апрель көнне дә исерек ир шул ук кибеттән сатучы каршында ачыктан-ачык өч шешә аракы урлап, җинаять урыныннан кача.

Гаепләнүче әлеге гамәлләре белән шәхси эшмәкәргә матди зыян китергән.

Суд утырышында Зур Кукмара кешесе үзенә белдерелгән гаепләү белән тулысынча килеште. Тәкъдим ителгән материалларны өйрәнеп, шаһитларның күрсәтмәләрен тыңлап, суд хөкем ителүченең гаебен исбатлау турында нәтиҗә чыгарды.

Суд аңа мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk