Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара урта мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде

Мияссәр Мансуров Кукмара районы үсешенә зур өлеш керткән шәхес.

Зур Кукмара урта мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Шахмат уенында үзләренең осталыкларын күрсәтергә Кукмара шәһәреннән, авыл мәктәпләреннән укучылар һәм Мияссәр Мансуровның замандашлары җыелды. 

Мияссәр Мансуров Кукмара районы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчкәненә дә инде 5 ел вакыт узган. Аның эшләгән эшләре район халкы күз алдында булса да,  тормыш юлына күз салып үтик әле. 

Мияссәр Мансур улы Тәкәнеш районы Ятмас Дусай авылында дөньяга килә. Әти-әнисе яшьли бакыйлыкка күчкәч, ике сеңлесе аның карамагында кала. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном дипломы ала. Һәрчак яңалыкка омтылучан, үҗәт егеткә бу белем генә аз тоела. Ике дә уйлап тормыйча, Арчада трактористлар курсын тәмамлый. Һәм бу адымына беркайчан үкенми, берничә елдан үз эшенең остасы – алдынгы тракторист булып таныла. Шушы елларда ук эштән бушаганда ул шахмат уйный торган була. Соңрак аны нәселле дуңгызлар үрчетә торган, Мәскәүгә буйсынучы “Нырты совхозы”на җитәкче итеп билгелиләр. Ул эшләгән чорда совхоз алдынгылар рәтенннән төшми. 1978 елдан Кукмара районы хуҗалыкара төзелеш оешмасын җитәкли. 17 ел буена әлеге вазыйфаны башкарган дәвердә 32 мәктәп, балалар бакчалары, терлекчелек биналары төзелә. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый: район Ветераннар советы рәисе була. Гомеренең 66 елын хезмәткә багышлый ул. 

Мияссәр Мансуровның ике улы, кызы әтиләренең якты истәлегенә багышлап инде дүртенче ел рәттән шахмат яратучыларны сөендерәләр. Быел да җиңүчеләргә кубок, акчалата бүләкләр грамоталар тапшырылды. 

Мияссәр абыйның бер кулында чемоданы булса, икенчесендә һәрвакыт шахмат тактасы иде, дип искә ала замандашлары. Шул чорларда ук ул шахмат клубы оештырган, үзе сыман уйнарга һәвәсләрне чакырып ярышлар үткәргән. Хәтта танылган шахматчы Александр Панченко да Кукмарага килгән. Сабадан Нургали Миннеханов Мияссәр Мансуровның лаеклы көндәшләренең берсе була. Шахмат уйнау максаты белән алар еш очрашып торалар. 

Атказанган төзүче, әлбәттә, балаларында да шахматка мәхәббәт тәрбияли. 
-Әти безне кечкенәдән шахмат-шашка уйнарга өйрәтте, - дип искә ала улы Роберт Мансуров. - Кич белән эштән кайткач, идәнгә ятып, ярыша-ярыша уйный идек. Алай гына түгел туганнар кайтса да, дус-ишләр килсә дә, бу шөгыль күңелле бер мизгелгә әверелә иде. Шахмат бит ул – сәнгать тә, спорт та. Шахмат уйнаган кешенең фикерләү дәрәҗәсе дә югары була. Шуңа күрә шахмат мәгариф системасына да кертелеп, балалар кечкенәдән уйнарга өйрәнеп үссәләр, бик яхшы булыр иде. 

Уйнарга теләк белдерүчеләр күп булса да, турнир ахырына якынлашты. Көчлеләр җиңде, җиңелүчеләр тагын да күбрәк шөгыльләнергә дип үз-үзләренә сүз биреп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk