Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ялган банк хезмәткәре Кукмара кешесең 63 мең сумнан артык акчасын урлаган

Мошенник ир-атны акчаларын саклап калу өчен махсус банк операциясе үткәрергә күндергән.

Ялган банк хезмәткәре Кукмара кешесең 63 мең сумнан артык акчасын урлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хәбәр итә.

Полициягә 55 яшьлек кукмаралы мөрәҗәгать итеп, шушы көннәрдә кәрәзле телефонына бер хатын-кыз шалтыратуы һәм үзен банкның сак хезмәткәре дип таныштыруы турында сөйли. Шалтыратучы аңа мошенниклар сезнең банк картасы счетыннан акча алырга омтыла, саклап калу өчен, картаны блокировать итәргә тәкъдим итә. Шуннан соң ул зыян күрүчедән «Сбербанк» картасы булу-булмавы турында сораша. Әлеге банк картасында акча юк дигән җавап ишеткәч, башка банк карталары юкмы, дип кызыксына. Ир-ат аңа «Газпромбанк» һәм «Росгострахбанк» карталары булуын әйтә.

«Банк хезмәткәре» аңа барлык шәхси мәгълүматларны, шул исәптән акчаларны да сакларга мөмкинлек бирә торган махсус банк операциясе үткәрергә тәкъдим итә. Зыян күрүче, алынган мәгълүматны яңадан тикшермичә, шалтыратучының шартларына риза була һәм аңа карта номерларын, аларның гамәлдә булу вакытын, әйләнештәге өч урынлы кодларны җиткерә. Шуннан соң, аңа парольләр белән СМС-хәбәрләр килә башлый. Моннан тыш, банк карталарыннан акча алыну турында СМС-хәбәр дә килеп ирешә, бу аны сагаерга мәҗбүр итә. Янәдән «банк хезмәткәре»нә шалтыраткач, куркынычсызлык максатларында акчаларның резерв счетка күчерелүе һәм икенче көнне кире кайтарылачагы турында җавап ала.

Икенче көнне ир янә әлеге телефон номерын җыя һәм аңа 4 сәгать эчендә акча килеп җитәчәген әйтәләр.

Ир-ат үзенең мошенниклар тозагына эләккәнен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Матди зыянның суммасы 63 000 сумнан артып киткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге билгесез затларга акча күчерергә яки шәхси мәгълүматларны бирергә кирәк түгеллеге турында искәртә.

Фото: Илнар Тухбатов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk