Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа елдан торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта

Аннары тарифларны елына бер тапкыр индексациялиләр

2020 елның 1 июленнән Россиядә торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары уртача алганда 4 процентка артачак. Аннары тарифларны елына бер тапкыр индексацияләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы Монополиягә каршы федераль хезмәткә сылтама белән хәбәр итә.

Инфляция сәбәпле, төбәкләрдә тарифлар ел саен күтәрелә. Министрлар Кабинеты тариф чиген билгели, аны субъектлар арттыра алмый. 2020 елда ул 4 процент тирәсе тәшкил итәчәк.

Һәр субъектның үз индексы булачак. Иң югары индекс – Чечен Республикасында (6,5 процент), иң түбәне - Ненец автономияле округында (2,4 процент). Мәскәүдә әлеге индекс 5 процентка, Санкт-Петербургта 3,8 процентка тигез.

Татар-информ

фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев