Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Урман шаулавы - йөрәгендәге тормыш җыры

Язмам герое - әтиемнең абыйсы Габделхаков Тимерхан Габделхак улы - 1928 елның 19 декабрендә Түбән Арбаш авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.

Туган төбәгебездән, авылымнан чыккан шәхесләр – һәрберебез өчен үрнәк, мәртәбә, яшьләргә өлге. Язмам герое - әтиемнең абыйсы Габделхаков Тимерхан Габделхак улы - 1928 елның 19 декабрендә Түбән Арбаш авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.
Габделхак бабам да егерме ел урманчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач яуга китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әбием Хәнифә итәк тулы бала белән кордонда берничә ел буе эшләп көн күрә. 
Армия сафларына алынганчы, өлкән улы Нургали әтисе урынында урманчылыкта хезмәт куя. Урманчылар гаиләсендә туып үскәнгәме, Тимерхан абый да шушы юлны сайлый. Урман шаулавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган бик сирәкләрнең берсе иде ул Россиянең атказанган урманчысы Тимерхан Габделхаков! Имәннәр шавыннан хисләнеп, гаскәр кебек тезелеп үскән чыршы, нарат, карагайлардан яшәү көче алып, олы максатка хезмәт итүче җитәкче иде. 
Тыелгысыз вакыт агышы безне үткәннәр белән тоташтыра. Тимерхан – әле яшь егет. Алда күпме мавыктыргыч яңалыклар, зур серләр тулы тормыш көтә. Ул серләрне ачасы, вакытның бер минутын да бушка әрәм итмичә, бөтен көчне шул бөек үрләрне яулауга багышлыйсы бар. Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган авылда туып-үскән егетнең нинди максаты, нинди хыялы булырга мөмкин? Бары тик урман үстерү. Гомере буе шушы максатына омтыла да. Урманчыдан башка һөнәр сайлау уена да кереп чыкмый. Әлеге һөнәр ул елларда дәрәҗәле һәм игелекле санала. Егетләр генә түгел, кызлар да сайлый аны. 
Тимерхан абыем да Лубян урман техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына урманчы ярдәмчесе булып эшкә юллама ала. Бөтен барлыгы белән урманга гашыйк егет баштанаяк эшкә чума. Аның уңганлыгын, тырыш һәм зирәк, акыллы булуын җитәкчелек бик тиз күреп ала. Берничә елдан 25 яшьлек егетне Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар, директор итеп куялар. Ул бу ышанычны гомере буена аклап яши. Беренче карашка урманчылык эше җиңел сыман, ә чынлыкта исә, күп сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт. 

Беренче эшли башлаган елларда урманны ефәк корты баса. Агу сибү өчен самолет чакырталар, мәктәп укучылары да ярдәмгә килә. Шул рәвешле, бу афәттән котылалар. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсенең бөтен тирә-ягы чәчәккә күмелә: директорның матурлыкка гашыйк кеше икәне әллә каян күренеп тора. Урамнарга тактадан тротуарлар җәелә. Беркем дә чирәм таптап, пычрак ерып йөрми. Барысы да авыл кешесенә уңайлы булсын өчен эшләнелә. Такта тротуарлардан узганда чәчәк аллеяләренә карап хозурланасың.
Тимерхан Габделхак улы ясаган гөлләр, урманнар илен кайчандыр “Әкият почмагы” дип атаганнар. Әнә шундый нечкә хисле булуы белән бергә шактый таләпчән һәм беркадәр кырыс та, кадрлар сайлауда үтә игътибарлы, принципиаль җитәкче булган ул. Эшләгән кешегә хаксыз рәвештә тавыш күтәрмәгән. Үзенең зыялылык үрнәге белән кул астында эшләүчеләрне тәрбияләгән. 

Тагын бер асыл сыйфаты – урлашканны яратмаган, аңа каршы үзенчәлекле һәм бик акыллы итеп көрәшкән. Халык рәхәттән түгел, интеккәннән  урлаша, яшәренә тиешле шартлары, тормышы җитеш булса урламый, дип аңлаткан. Һәр ел саен Арча питомнигыннан үсентеләр кайтарткан. Карлыган, крыжовник, алмагач кебек җимеш бирә торган төрледән-төрле агач үсентеләре алып кайтып, Тимерхан абый аларны өй саен, кеше саен тараттырып чыктырган. Көз көне йомгак ясаган: ничәсе үсеп киткән, ничәсе корыган? Нәтиҗәдә бистәдә җимеш бакчасы булмаган бер генә хуҗалык та калмаган. 
Күрше-тирә авылларда көз көне бакча басу гадәте бар иде. Ә Кызыл Йолдызда андый урлашу булмый, чөнки бөтен нәрсә кешенең үзендә үсә. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгын, чын мәгънәсендә, үз туган җирен яраткан кебек яратты, халкын кайгыртты ул. Бистә зур булмаса да, халкы зур авыллардан ким яшәмәде. Кибет тулы товар, су колонкалары сузылган. Боларның барысы да Тимерхан Габделхак улы тырышлыгы белән эшләнгән. 
Биредә аның биш баласы аваз салган. Тормыш иптәше Камал апа белән бергә аларга белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Камал апа бик акыллы хатын була. Урман хуҗалыгындагы бөтен саннарны яттан белгәндер ул, мөгаен. Хуҗалыктагы һәр әйберне үзенеке кебек кайгыртып, барлап торды. Бик күп эшләрдә Тимерхан абыйга ярдәмче, киңәшче булды. Кайвакытта җитәкче күзе күрмәгәнне хатын-кыз күңеле яхшырак та күрә, Камал апа киңәш-табышка бик ипле, җайлы, ярдәмчел, тугрылыклы булды. Балаларның тормышын җайлау, укырга кертү кебек мәшәкатьләр Камал апа өстендә иде. Тимерхан абыйның бала тәрбияләүдә үз тактикасы. Ул да аталарча кайгырта, балаларының язмышына битараф калмый, әмма тормыш юлын сайлаганда аларга комачауламый, ирек куя иде. Бала кемнәндер ярдәм көтеп утыручы мескен булып үсмәскә, мөстәкыйль рәвештә үзләренә-үзләре юл ярырга тиеш дип уйлый. 

Сабыр холыклы Тимерхан абый үз кул астында эшләүче урманчыларга хәерхаһлы була, коллектив белән дә бик тиз уртак тел таба. Үзенә һәм башкаларга таләпчән, гадел булганы өчен эшчеләре аны якын итәләр, кушканны җиренә җиткереп башкаралар. Бердәм һәм тырыш коллектив туплана, оста урманчылар үсеп җитә. Урман хуҗалыгы гел алдынгы урыннарда бара. 

Ул эшкә өйрәтеп, урманчы һөнәренең серләрен ачкан укучылары да хезмәттә югары үрләр яуладылар. Алар арасында Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчылары – Нургали Миңнеханов, Илгиз Хаффазов, Харис Мусин, Ринат Насыйбуллиннар бар. 
Өч дистә ел эчендә йөзләгән гектарга нарат агачлары утыртыла, нарат кәлшәләре үстерелә, күркәләр әзерләнә. Тимерхан абыйның һәр агачка карата үз карашы, үз бәясе була. Аеруча карагайны яратты ул.
“Чыдам, тиз үсә, хәтта шәһәр шартларына да җайлаша торган уңган агач”, - ди ул карагайны. Бу, чыннан да, шулай: мәсәлән, яз көне күп агачлар әле йоклый, ә карагай инде, әз генә кояш карауга, ылысын җибәрә башлый. Туган авылы йортының бакча башында утырткан карагайлары әле хәзер дә матур итеп үсеп утыра. Быел шул карагайның берсенә чисталыкны, матурлыкны яратучы саескан оя корган. 

Урман хуҗалыгында озак еллар эшләү дәверендә Тимерхан абый бик күп мактаулы исемнәргә лаек була. “РСФСРның һәм Татарстанның атказанган урманчысы” дигән исемнәр бирелә. Шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнары белән бүләкләнә. Тугрыклы хезмәте өчен “30 ел Дәүләт Урман сакчысы хезмәте” дигән күкрәк билгесе тапшырыла.

Рима ХИСАМОВА, 
Түбән АрбашАның хөрмәтенә 2004 елның 18 мартында туган авылы Түбән Арбашта мемориаль истәлек тактасы ачылды. Тимерхан абый яшеллекне яратты һәм аның көче белән тамыр җибәргән урманнар бүген дә шаулый. Халкы аны бүген дә хәтерли, сагынып искә ала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X