Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тузан суырткыч үз иясен тапты

Алга таба да газетага язылу һәм акцияләребез дәвам итә

Октябрь аенда киләсе яртыеллык өчен район газетасына язылучылар арасында бүләк – вертикаль тузан суырткыч уйнатуыбыз турында игълан иткәч, кукмаралылар бик актив рәвештә редакциягә квитанцияләрен ватсап һәм почта аша, электрон адреска юлладылар, алып килеп тә күрсәттеләр. Әлеге приз өчен шуның кадәр “ажиотаж” булыр дип өметләнмәгән идек.

Газетаны басмага әзерләвебез, радио һәм телевидение эшчәнлеге белән танышу максатыннан, редакциябезнең ишеген еш шакыйлар. Менә сишәмбе көнне дә Зур Сәрдек гимназиясенең 1, 2 сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән кунакка килгәннәр иде. Аларга экскурсия үткәргәннән соң, балалар һәм озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гөлшат Шәйхелисламова туры эфирда компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә акциябезнең җиңүчесен ачыкларга ярдәм иттеләр. Исемлеккә теркәлгән 433 абунәчедән 326нчы сан астында язылган, Ятмас-Дусай авылыннан Рашидә Билаловага бәхет елмайды. Аны чын күңелдән котлыйбыз!

Шундый зур бүләккә бик сөендек дип, редакциябезгә елмаеп килеп кергән яңа танышымның икенче мәртәбә приз отуы: беренчесендә удлинитель чыккан булган. 

- Акцияләрдә кемнәр, кайсы авыллар җиңүе белән гел кызыксынып торам. Бу хәбәргә балалар да шатланды, киленем Гөлнур да: “Тузан суырткыч – бик кирәкле әйбер ул”, - диде. “Хезмәт даны”на озак еллар язылабыз, аны алдырмыйча калган юк. Ирем Фаиз белән һәр җомга көнен сагынып көтәбез. Типография исе килгән газетаны почта тартмасыннан алып керәбез дә бергәләп укыйбыз. Иң беренче район яңалыкларын, алдагы атнага һава торышын, телепрограмманы карыйбыз. Гаиләләр турындагы язмаларны бик яратабыз, вакытлы матбугатта мәгълүмат күп бирелә, - диде Рашидә Габдулла кызы.
8 балалы гаиләдә үсеп, 41 ел буе туган авылындагы фермада сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан райондашым тормыш иптәше белән 2 бала, 3 онык һәм 2 оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә икән. 

Газета укучылар, акциянең җиңүчесе дөрес, гадел билгеләнсен өчен, чит кешеләр катнашында уйнатырга, исемлектәге һәркемне кат-кат тикшерергә тырышабыз. Ник дигәндә, күп очракта бер үк квитанцияне шәхси номерга, редакциянең ватсабына һәм электрон почтасына әллә ничә мәртәбә юллыйлар. Ә соңгы вакытта ватсапка җибәрелгән смсны укымыйсыз, анда “галочка” зәңгәр төскә кермәде дип шалтыратучылар күбәйде. Ачыклык кертәсебез килә: ул хәбәрләрне карасак та, сездә укылмаган булып күренеп тора, моның өчен телефоныгыздагы “настройка”ны үзгәртергә генә кирәк. Райондашларыбыз, борчылмагыз, бер генә квитанцияне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев