Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туембаш халкына почта бүлекчәсез кыен

Хәзерге вакытта почтальоннар мәчетнең бер почмагында эшләргә мәҗбүрләр. Мин үзем дә озак еллар почтада эшләгән кеше буларак, әлеге хәлләргә бик борчылам, авылда почта бүлекчәсен бетерәсе түгел иде

Безнең Туембаш авылында почта бүлекчәсен яптылар, аның җитәкчесе декрет ялына китте, хәзерге вакытта ике почтальон гына калды. Аларның да почта кабул итәр өчен биналары юк. Элек бүлекчә клубта урнашкан иде, ул ремонтка ябылганнан соң, спортзалга күчерделәр. Анда да бик уңайсыз иде, авылдан читтә урнашкан, яз-көз айларында пычрак ерып йөрделәр. Хәзерге вакытта почтальоннар мәчетнең бер почмагында эшләргә мәҗбүрләр. Мин үзем дә озак еллар почтада эшләгән кеше буларак, әлеге хәлләргә бик борчылам, авылда почта бүлекчәсен бетерәсе түгел иде.
Венера ГАБДЕЛХАКОВА,
Туембаш авылы

Әлеге сорауга Кукмара почтамты начальнигы Гөлназ ЯППАРОВАДАН түбәндәге җавап алынды:
- Туембаш авылы халкына почта хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген саклап калу өчен барлык чаралар да күрелә. Почтальоннар вакытлыча өйләргә йөреп хезмәт күрсәтә. Алар пенсия, социаль пособиеләр китерәләр, Туембаш авылы мәчетендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыялар.
Хәзерге вакытта 422114 номерлы почта элемтәсе бүлекчәсенә кадрлар җыю буенча эш алып барыла. Бу юнәлештә җирле администрация, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән дә хезмәттәшлек оештырылган. Бу өлкәдә эшләргә теләүчеләрне үзебезгә чакырабыз.
Почта элемтәсе хезмәткәрләренә социаль пакет бирелә. Аларга финанс ярдәме күрсәтү максатларында, бәхетсезлек очракларыннан һәм хезмәткәрләрнең балаларын төрле авырулардан иминиятләштерү килешүе төзелә.
Россия почтасы лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләре турында да кайгырта: предприятиедә дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү программасы тормышка ашырыла.
Штатны комплектлаштырганнан соң, бүлекчәнең эше элеккеге режимда торгызылачак.
Хезмәт күрсәтү белән бәйле сораулар буенча түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә була: +7(84364)2-72-60, +7(84364)2-69-41.

 

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев