Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тәмле Чишмәдә яшәүче бердәнбер кеше Нурулла Гайфетдинов: “Авылны шәһәргә алыштырмыйм”

Бар гомерен калада яшәп-эшләп уздырган бабайның карары нык.

Табигатьнең бик матур урынында, урман куенына сыенып утыра ул Тәмле Чишмә. Кайчандыр авылда 30га якын хуҗалык исәпләнгән, дуңгыз, сыер, ат фермалары эшләгән. Колхозларны берләштереп, фермалар ябылганнан соң, билгеле инде, авыл халкына тормышны алып бару кыенлаша, һәм алар, туган нигезләрен ташлап, төрлесе төрле якка юл тотарга мәҗбүр була. Җиргә иңеп баручы ярымҗимерек йортлар, буш нигезләр... Авылга, чын мәгънәсендә, юкка чыгу куркынычы яный, Тәмле Чишмәнең халык телендә генә калу ихтималы да зур була. Бәхеткә каршы, үзләренең бар гомерләрен калада яшәп-эшләп уздырган, шунда балалар үстергән Роза һәм Нурулла Гайфетдиновлар моннан 17 ел элек бирегә кайтып төпләнә. Хуҗабикә хәзерге вакытта башлыча Казанда гомер итә, ә менә шәһәр бабаеның ел әйләнәсе авылда берүзенең яшәп яткан мәле. Шушы көннәрдә Нурулла абый янында булып, аның хәл-әхвәлен белешеп кайттык.  

Патшадан ким яшәмим

...Авыл урамына килеп керүгә борынга тәмле үлән, чәчәк исе бөркелде. Кул сузымында гына урман шаулый, чыршы-наратлар сиңа сәлам бирә, баш очында бал кортлары безелдәшә. Эх, шәһәр ыгы-зыгысыннан онытылып, берәр ай яшә идең монда. Булыр микән? Юктыр, мөгаен. Чөнки без, яшьләргә, Нурулла абыйдагы шикелле тәвәккәллек һәм сабырлык җитеп бетми. Аның исә карары нык: “Мин биредә патшадан ким яшәмим, авылны бернинди шәһәргә дә алыштырмыйм, хәлем бар чагында беркая да китмәячәкмен!” Авылга кабат электр энергиясе сузганчы, җиде елга якын вакыт китә.

Аңарчы батареялар куеп, кытай фонаре, соңыннан керосин лампасы белән көн күрә, ашарга да пешерә, чәен дә кайната. Урманнан утын ташып мич ягучы, суны чишмәдән алып кайтучы бабайдан, кайчан гына очрашмыйк, бер дә зарлану, офтану сүзе ишеткән булмады. Бу юлы да Нурулла абый күтәренке кәеф белән, иң якын туганнарын күргән шикелле колачын җәеп каршы алды, бабай янына җәйне үткәрергә кайткан Роза апа исә яңа гына аерткан бал, үләннәр кушып ясалган тәмле чәй белән сыйлап озатты. 

Язмам герое - тумышы белән күрше Аман-Оштырма авылыннан, ә инде җәмәгате Роза ханым - Тәмле Чишмәдән. 1966 елда матур гаилә корып, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә юл ала яшьләр. 

- Безне минем апам таныштырды. Розага бер күрүдә гашыйк булдым, бик чибәр иде ул, - ди Нурулла абый, яшь чакларын хәтерендә яңартып. – Кыш айларының берсе. Ялга туган авылга кайткан идем. Көн шактый салкын булгач, өстемә зур гына пәлтә, аягыма олтанлы киез итекләр, башыма бүрек киеп, Роза янына киттем. Аның Кукмарада тегү фабрикасында эшләгән вакыты. Без аның белән кинотеатрда “Собор Парижской Богоматери” дигән фильм карадык. Бераз очрашкач, хатлар язышып торырга сүз куештык та, мин кабат эш урыныма Копейск шәһәренә юл алдым. Әмма гүзәл кызга күпме сәлам хаты юлласам да, аннан җавап нибары көз көне генә килде. Кайттым, өйләнештек. Язылышкан көнне апа икебезнең дә кулларны он тутырылган савыт эченә тыкты. “Мин кияүгә чыккач, токмач кисәрсең дип, пычак биргәннәр иде. Тормышым мактанырлык булмады. Сезгә муллык, бәрәкәт телим”, - диде ул. Әллә шушы ырымның нәтиҗәсе инде: гомер буе бер-беребезне хөрмәт итеп, бернинди мохтаҗлык күрмичә, ризыкка мул яшәдек. 

Олыгайган көндә – туган якка

Нурулла абый гомере буе, хәтта пенсиягә чыккач та шахтада эшли. Аның эш тәҗрибәсе - 42 ел. Роза апа исә бухгалтерия системасында хезмәт куя. Картаймыш көннәрендә читтә каласылары килми аларның: искиткеч гүзәл табигатьле Тәмле Чишмәне сайлый өлкәннәр. 

- Авылда бүгенге көндә җиде йорт бар. Әле берәү Казаннан кайтып та өй салды. Әмма аларның берсендә генә кеше яши. Анысы да - бабаем Нурулла, - ди Роза апа. – Авылга кергәч тә, беренче йорт - минем туган нигез. Анда бертуган энем өй җиткерде, тик кайтулары гына бик сирәк. Без җәйге яллар вакытында шунда яшәп йорт тергездек, каралты-кура, мунча җиткердек. Барысы да әзер булгач, 2005 елда гомер иткән шәһәребездән Тәмле Чишмәгә күченеп кайттык. Казанда фатирыбыз бар. Кызым да гаиләсе белән шунда яши. Нурулла гына: “Авылдан китмим, монда рәхәт”, - дип, безнең янга килүдән баш тарта. 2017 елга кадәр атна саен диярлек шәһәр белән авыл арасында йөрдем. Электричкадан төшәм дә автобус белән Аман-Оштырмага кайтам. Кыш көннәрендә Нурулла тукталышка итек өчен махсус галош беркетелгән чаңгылар белән мине каршы алырга килә иде. Шуны киеп, сумкаларны асып, ухылдап өйгә кайтып җитәбез. Хәзер инде сәламәтлегем нык какшады, дәваханәләр юлын да еш таптарга туры килә. Аннары яшь тә бара бит, икебез дә тугызынчы дистәне вакладык. Хәзер инде җәйгә генә кайтам. Әмма күңелем һәрчак монда. Телефоннан көнгә әллә ничәшәр тапкыр сөйләшәбез. Бабайның һәрчак хәлен белеп, нәрсәләр эшләве, вакытны ничек уздыруы белән кызыксынып торам. 

Бернинди моң-зарым юк

Яшем зур инде дип тормый, Нурулла абый әле һаман машина йөртә. Карлар явып, юл ябылганчы “Нива”сында җилдерә ул. Аман Оштырма һәм Березняк белән юл өзелгәч, кирәк-яракны Кукмарадан дуслары кар чанасы белән алып килә икән. 

- Бернинди моң-зарым юк. Ут, телефон хезмәтенә аванс белән түләп куям, пенсия саклык кенәгәсенә тупланып бара. Эчәргә суны чишмәдән алып кайтам, ипине туңдыргычка куям да кирәгенчә җылытып ашыйм. Яңа пешкән шикелле була, - ди авыл “патша”сы. – Кыш көне әзрәк телевизор карыйм, җәй айларында исә бөтенләй кабызганым юк, чөнки рекламаны яратмыйм. Ашарга әзерләп (Роза апа аның кайчандыр бәлеш, коймакларга кадәр пешергәнен дә әйтте, – авт.), табак-савытларны юып, ишегалды тирәсендә кайнашып, атна-ун көнгә бер мунча ягып, вакытның узганын сизмим дә. Чаңгыларны киеп, урманнан корыган ботаклар ташыйм, шуның белән дә көн бик тиз үтә. 

- Авылда бит кышка дача йорты тотучылар да калмый. Артык тынычлык куркытмыймы, күңелегезгә шик-шөбһәләр кертмиме? – дим. – Урман якын булгач, җәнлекләрнең дә чыгуы ихтимал бит...

- Миннән гел: “Аюдан курыкмыйсыңмы?” – дип сорыйлар. Юк ла, мин бит үзем аю, дип җавап бирәм. Эзләре күренгәли, ә менә үзләре - юк. Күченеп кайткан елларда кабан дуңгызларын очратканым булды. Хәзер алары да каядыр китте. Шөкер, элеккеге шахтер бернидән курыкмый. Шуның өчен капканың беркайчан ябылганы, бикләнгәне юк, - ди ул.

Тик утырсам, эчем поша

Нурулла абыйның кулы алтын. Хуҗалыгында да нинди генә эш коралы юк. Агач өйне кирпеч белән үзе тышлый, бакча эченә матур гына итеп җәйге йорт төзи, гараж күтәрә. Кыскасы, тик тора алмый, буш вакыты санаулы шәһәр бабаеның. Үзе әйтмешли, иртәнге сәгать дүрттә йокысыннан тора да кичке сәгать уннарга кадәр гел эштә. 

- Тик утырырга яратмыйм мин. Юкса, эчем поша башлый, - ди әңгәмәдәшем. - Бакчада барлык төр яшелчәләр дә бар. Алмагач, чия, карлыганнарның да быел уңышы мул. Бәрәңге бакчасын кыз белән кияү эшкәртте. Анысы - аларның хезмәте. Яшелчәләргә суны коедан насос ярдәмендә суыртып алам, зур савытка җыеп куям да кичен сибәм. Утынны күбрәк сатып алабыз, шулай ук урманнан да җыям. Кышкы чорда мичкә көненә ике-өч тапкыр якканлыктан, коры-сары бик күп китә. Ботакларны кискәләү өчен махсус станок ясадым әле. Кул хезмәтен әнә шулай бераз җиңеләйтәм.

Умарталарым да бар. Алар янында кайнашу шулай ук күңелемә рәхәтлек бирә. Көненә бишәр корт чакса да, берни булмый. Ә менә хатыным һәм балалар куркалар. Шуның өчен миннән соң умартачылык эшен дәвам итәрләр дип уйламыйм. 

Шәһәр шау-шуы миңа инде чит

Роза апа белән Нурулла абый, ике бала үстереп, олы тормыш юлына чыгара. Уллары, кызганыч, авырып вафат була, ә кызлары Дилә Казанда яши. Өлкәннәрнең ике оныклары бар.

- Балалар авылны бик ярата, оныклар да җәен биредә үсте. Җайлары булу белән кайталар. Кызым: “Әти, пенсиягә чыккач, мин дә монда яшәрмен әле”, - ди. Кем белә, бәлки чыннан да тәвәккәлләр, - ди Нурулла абый. – Сәламәтлегем булганда, өебезгә йозак саласы кеше түгел мин. Әнә бит узган ел аякны сындырып шактый гына кыз янында яшәп алдым. Шәһәр шау-шуы миңа инде чит. Савыгу белән, ашкынып, үз өемә, үз патшалыгыма кайттым. Минем өйдән урманга - 131, якындагы чишмәгә – 192, ерактагысына – 417, зиратка – 520 метр, Кукмараның вокзалына кадәр 25 чакрым. Барысын да исәпләп чыгардым. Мин исән-сау булганда, Тәмле Чишмә яшәячәк. Әмма аны киләчәктә дә юкка чыгарасы түгел иде дә бит...

 

Рөстәм ШӘРИПОВ, Березняк авыл җирлеге башлыгы:

Тәмле Чишмәдә тору урыны буенча бер кеше – Нурулла абый гына теркәлгән. Без аның белән гел элемтәдә торабыз. Авылга җәй көне шушы авылдан чыккан кешеләр кайта үзе, шулай ук җирләрен рәсмиләштерү артыннан йөрүчеләр дә бар. Узган ел Казанда яшәүче бер гаилә дача йорты салып китте. Нурулла абыйның өеннән ерак түгел кое, бакча башларында чишмә бар, телефон кертелгән, авылда кәрәзле телефон да тота. Биредә иң зур проблема - юл мәсьәләсе. Кызганыч, безнең әлегә аны хәл итү өчен мөмкинлегебез юк. 

“ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемгә язылучылар арасында: Тәмле Чишмә авылында бер генә кеше яши. Ә менә сез биредә ел әйләнәсе тора алыр идегезме?” - дигән сораштыру уздырдык.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X