Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 33 очрагы ачыкланган

14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

 

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлану буенча 33 яңа очрак ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Казанда коронавирус белән зарарлануның 9 очрагы ачыкланды, Чаллыда – 5, Яшел Үзән районында – 3, Буа һәм Нурлат районнарында — икешәр, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Саба, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр зарарланган кеше ачыкланган. 

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 4997 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3876 кеше сәламәтләнгән. 

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk