Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Техник карау хокукын ЮХИДИга кайтарырга уйлыйлар

    Дәүләт Думасы депутаты техник карауны Дәүләт автоинспекциясенә тапшыруны тәкъдим итте.

    Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко парламент утырышында ЮХИДИга техник карау хокукын кайтаруны тәкъдим итте. Бу хакта “Мәскәү” агентлыгы хәбәр итә.

    “Техник карау хокукы иминият компанияләре карамагына бирелгәннән соң, бөтен ил техник карау үтми генә әлеге диагностик карталарны бара да сатып ала. Биредә чыгу юлы бер генә: техник карауны Дәүләт автоинспекциясенә кайтару”, - диде депутат.

    Марченко шулай ук әлеге үзгәрешнең уңай ягына игътибарны юнәлтә. ЮХИДИ техник карау үткәргәндә, аның сыйфаты сизелерлек яхшыра, ә дәүләт бюджеты тулылана, дип белдерә.

    Татар-информ

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: