Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 834 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 10 кеше дәваханәгә салынган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда - 9, Чаллыда – 14, Бөгелмә районында – 3, Лениногорск районында – 2, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Чирмешән районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 834 очрагы теркәлгән, 16 931 кеше терелгән, шул исәптән 3 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев