Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 899 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, 29 якыннан аралашканда йоктырылган. 9 кеше дәваханәгә салынган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда коронавирус йоктыруның 18 очрагы ачыкланган, Яшел Үзән районында – 4, Яр Чаллыда – 2, Алексеевск, Әлки, Буа, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Чистай районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 899 очрагы теркәлгән, 17 011 кеше терелгән, шул исәптән 38 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев