Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 94 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 14 092 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 94 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ» МА.

Шуларның 2се читтән кертелгән, 92се бер-берсе белән якыннан аралашканда йоктырылган. 36 кеше дәваханәгә салынган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда коронавирус йоктыруның 60 очрагы ачыкланган, Чаллыда – 7, Түбән Кама районында – 6, Яшел Үзән районында – 4, Биектау һәм Саба районнарында – өчәр, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Нурлат районнарында - икешәр, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу вакыт эчендә Covid-19ның 14 092 очрагы теркәлгән, 10 903 кеше терелгән, шул исәптән 20се - узган тәүлектә. 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X