Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 20 098 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 19 кеше дәваханәгә салынган, 11 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 17, Яр Чаллыда – 7, Әлки, Минзәлә районнарында – икешәр, Яшел Үзән, Питрәч районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 20 098 очрагы теркәлгән, 17 201 кеше терелгән, шул исәптән 43 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев