Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 96 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14637 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 96 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 33 кеше хастаханәгә салынган, калган 63 кеше өендә дәвалана. Алтысы – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 56. Яр Чаллыда – 11, Балык Бистәсе районында – 6, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында – 3әр, Актаныш, Апас, Биектау, Түбән Кама, Тукай районнарында – 2шәр, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Мөслим, Норлат, Саба районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 14637 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11151 кеше терелгән.

Коронавирус инфекциясе корбаннары саны - 124.

фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X