Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 84 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10339 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 84 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә салынган, калган 77 кеше өендә дәвалана. Алтысы – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 46. Яр Чаллыда -7, Югары Ослан, Түбән Кама районнарында – 4әр, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч районнарында – 3әр, Яшел Үзән районында – 2, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтеш районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 10339 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9075 кеше савыккан. Кичә коронавирустан үлүнең тагын ике очрагы теркәлгән. Инфекция корбаннары саны 136га җиткән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X