Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 73 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 9773 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 73 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Аларның бер очрагы читтән кертелгән, калганнары контакт нәтиҗәсендә. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 64 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 45, Чаллыда – 6, Әлмәт, Югары Ослан районнарында – өчәр, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Саба районнарында - икешәр, Азнакай, Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 9773 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8527 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 63е узган тәүлектә.

Кичә республикада коронавирустан өч үлем теркәлгән. Коронавирустан үлүчеләр саны 131гә җиткән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk