Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 104 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 12 378 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 104 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 3се - читтән кертелгән, 101е элемтә нәтиҗәсендә. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 82 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда иң күп авыручылар теркәлгән - 59 очрак. Икенче урында - Яр Чаллы, анда 13 очрак теркәлгән, өченче урында - Әлмәт районы анда 6 очрак. Түбән Кама районында – 5 очрак, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында – өчәр, Апас, Буа, Лениногорск районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда теркәлгән авыруларның гомуми саны 12 378 очракка җиткән. Барлыгы 10 533 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 24 кеше узган тәүлектә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk