Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды

ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә булган, очрашуда республиканың беренче хөкүмәте — АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган.

Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы — республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Билгеле булганча, 1920 елның 27 маенда гамәлгә куелган «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы» Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты декреты буенча дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитет һәм АТССР Халык комиссарлары советы төзелгән.

1920 елның 26-27 сентябрендә АТССР советларының беренче корылтае узды. Анда АТССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) сайланды. ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә булды. Утырышта катнашучылар ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсен карады, шулай ук очрашуда республиканың беренче хөкүмәте — АТССР Халык комиссарлары советы оештырылды, аның составына 15 кеше керде. Беренче рәис итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X