Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда кыраулар көтелә

Салкын һава фронтының үтеп керүе аркасында температура нормадан 4-5 градуска түбән.

Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал. Бу хакта «Татар-информ» МА дип яза.

Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан кыраулар да башланырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез Татарстанда һава температурасы 10-16 градусны тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне дә салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Термометр баганасы төнлә 4-9 градус, көндез 10-15 градус җылылыкны күрсәтә. Төньяктан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 градус булыр дип фаразлана.

Киләсе атнада аз гына явым-төшем булыр. Төнлә һава температурасы 2-7 градус чамасы җылы, көндез исә җылылык 10-15 градус. Төнлә кайбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.

Көчле җил һәм салкынча һава торышы атмосфераның җиргә якын катламын сафландырачак. 


Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев