Татарстанда коронавирустан җиде кеше үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан җиде кеше үлгән

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 788 кеше коронавирустан үлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан җиде кеше үлгән, алар арасында 1994 елда туган ир-ат та бар, дип яза «Татар-информ» МА.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Шулай итеп, 1939, 1941, 1943, 1958, 1994 туган биш ир-ат һәм 1938, 1958 елда туган ике хатын-кыз Covid-19 корбаны булган.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 788 кеше коронавирустан үлгән.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев