Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 36 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 36 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7654 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 36 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 23. Яшел Үзән районында – 3, Буа, Югары Ослан, Лаеш районнарында – 2шәр, Әгерҗе, Биектау, Сарман, Питрәч районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7654 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6484 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары саны 92гә җиткән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев